Студентлар көне белән!
25 гыйнвар Бөтенроссия күләмендә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент еллары – һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган чор. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән дә бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга этәргеч бирә. Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә.